Мәктәп тарихы

     1900 нче еллар тирәсендә Теләнче Тамак авылының атаклы бае Хәлфин Вәрәшбаш авылында кечкенә генә таш мәктәп салдыра. Ул мәктәптә элекке кадимчәдән аермалы буларак, җәдитчә укытылган. Ягъни, дин белән беррәттән арифметика, география, тарих фәннәре дә алып барылган. Ләкин укытуның нигезендә гарәп һәм фарсы телләрендә догалар һәм аятьләр ятлау булган. Шуның нәтиҗәсе буларак, авылда укый – яза белүчеләр бармаклар белән генә саналган.

     1929 елда башлангыч мәктәбе ( Директоры- Ибраһимов Карый) ачыла. Мәктәп башта аерым кешеләр йортында һәм мәчеттә эшли. 1934 елда җидееллык мәктәп ачыла, директоры Халитов Габдулла була. Мәктәп ачылу белән укучылар саны арта. Мәктәптә Вәрәшбаш, Ташьелга, Краснояр, Ирекле авыл балалары белем алалар. 1959 елда мәктәп сигезьеллык итеп үзгәртелә. Директоры- Әюпов Исмәгыйль. Бу елларда укучылар саны 280 гә җитә.

      1973 нче елда сигезьеллык мәктәпнең барлык уңайлыклары булган яңа типовой бинасы сафка баса. 1979 елдан тугызъеллыкка үзгәртелгән мәктәп 1998 елда төп гомуми белем бирү мәктәбе дип үзгәртелә. Бу чорда мәктәп директорлары булып Хафизов Наил, Хәбибуллина Гөлфинә эшлиләр. Алардан элек озак еллар мәктәп директоры булып Зәкиҗан Закиров Закир улы эшләде.Директор булып эшләгән Зарипов Сәйдел Нәҗип улы, Миркасыймова Сәкинә Миркасыйм кызы да балаларга белем һәм тәрбия бирүдә зур тырышлыкларын куйдылар.

Сайт управляется системой uCoz