Безнең коллектив


Сәхбетдинова Гөлсинә Зәкәрия  кызы -

       Татарстан Республикасы Мөслим районы Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. “Россия федерациясе гомуми белем бирү мәктәпләренең почетлы хезмәткәре” билгесенә ия. 1982 нче елда Казан Дәүләт педагогия институтын кызыл дипломга тәмамлый. Аспирантурага калырга тәкъдим итсәләр дә, үз туган ягына балалар белән эшләргә дип кайта. Хезмәт юлын Яңа Усы урта мәктәбендә башлый. 1998 нче елда Вәрәшбаш мәктәбенә  укыту-тәрбия эшләре буенчадиректор урынбасары итеп билгеләнә. 2008 нче елның 15 нче августыннан - мәктәп директоры.

 

 

 

Хәсәнова Миләүшә Кәшбетдин кызы

 Бөгелмә педагогия училищесын 1996 нчы елда, Яр Чаллы педагогия институтын 2008 елда тәмамлаган. 2008 елда икенче категориягә кабат   аттестация үткән.

Укыту тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, мәктәпнең “Туган як” музее җитәкчесе. Музейда “Туган як серләре” түгәрәген җитәкли.

 

 

 

Хәбибуллина Гөлфинә Мирза кызы-

           Татарстан Республикасы Мөслим районы Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең югары категорияле биология, химия, география укытучысы. “Россия федерациясе гомуми белем бирү мәктәпләренең почетлы хезмәткәре” билгесенә ия.  Вәрәшбаш мәктәбендә 1992 нче елдан бирле эшли. Методик темасы: “Укучыларның белемен диагностикалау, дифференциләү нигезендә эзләнүчән, мөстәкыйль шәхес тәрбияләү. Экологик белем һәм тәрбия бирү”.  Эшенең төп юнәлеше булып экологик белем һәм тәрбия тора.

 

Гайсина Фәния Бәдгетдин кызы-

1981 нче елда Арча педагогия училищесын, 1987 нче елда Казан Дәүләт Педагогия Институтын филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген  тәмамлый. Хезмәт юлын Саба районының Төрек-Тәмте сигезьеллык мәктәбендә башлый. 1988 - 91 нче елларда Әлмәтнең 1 нче номерлы мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. Хәзерге вакытта Вәрәшбаш мәктәбендә укыта.

Җәләлова Нәҗибә Зөфәр кызы-

1982 нче елны Казан Дәүләт Педагогика Институтының филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Хезмәт юлын Мөслим районының Мәлләтамак урта мәктәбендә башлый. 1984 нче елдан Вәрәшбаш мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты, тарих фәннәрен укыта.

 

 

 

Зарипова Рәзилә Гыймазетдин кызы-

       1998 нче елда Яр Чаллы педагогия көллиятен, 1999 нчы елда Казан Дәүләт Педагогика Университетын филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген  тәмамлый. Хезмәт юлын Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә башлый.

 

 

Шәймөхәммәтов Илдар Фарс улы-

       1999 нчы елда Алабуга дәүләт педагогика институтының  физика-математика факультетының физика һәм информатика бүлеген тәмамлый.  Вәрәшбаш мәктәбендә математика, физика укытучысы  булып эшли.

 

 

 

 

Сахабетдинова Чулпан Мөбәрәкҗан кызы-

        1997 нче елда Бөгелмә педагогик көллиятен, Яр Чаллы педагогия институтын 2006 нчы елда тәмамлаган. Хезмәт  юлын 1997 нче елда Каенсаз башлангыч мәктәбендә башлый. 2002 нче елдан Вәрәшбаш мәктәбендә эшли. Бүгенге көндә хезмәт дәресләрен укыта.

 

Сәхбетдинов Рунар Заһир улы-

       2005 нче елда Минзәлә Педагогик көллиятен тәмамлый һәм технология укытучысы дигән белгечлек ала. Шул ук елны Кама Дәүләт физкультура һәм спорт академиясенең йөзү факультетына укырга керә. Хәзерге вакытта Вәрәшбаш мәктәбендә физкультура һәм технология укытучысы булып эшли. Шул ук вакытта Мөслимдәге "Нептун" бассейнында тренер вазыйфасын башкара.

 

 

 

Иванова Алена Владимир кызы-

        2009  елның июнендә Ульянов - Ленин исемендәге Казан  дәүләт университетының рус теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. 2009 елның октябреннән  Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.

 

 

 

 

Яхина Лейсан Равил кызы-

      1999 нчы елда Минзәлә Педагогик көллиятен тәмамлый һәм инглиз теле укытучысы  белгечлеге ала. Шул ук елны Татар Дәүләт Гуманитар Педагогика институтына тарих, татар филологиясе бүлегенә укырга керә. 2000 нче елдан Вәрәшбаш мәктәбендә инглиз теле  укытучысы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли.

 

 

Сайт управляется системой uCoz