Мәктәп яңалыклары


Соңгы яңалыклар


4.02.2011  Иске Вәрәш клубында "Йолдызлык" талантлы балалар фестиваленең зона туры узды. Безнең мәктәптән бәйгедә  "Ләйсән" бию коллективы "Украин халык биюе" һәм "Татар лирик биюе" белән чыгыш ясадылар. "Украин халык биюе" сайлап алу турына узды. Кызларны котлыйбыз!


27.01.2011   Вәрәшбаш авыл җирлеге Советының отчет җыелышы булды. Мәктәп директоры Сәхбетдинова Г.З. “ 2010 нчы елда мәктәпнең уңышлары” темасына чыгыш ясады, презентация тәкъдим ителде. Җыелышта муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Ришат Хәбипов катнашты һәм чыгыш ясады.


27.01.2011 Бүген бездә мәктәп беренчелегенә чаңгы ярышлары узды. Беренче урынга 4 класс укучысы Габделхаков Илфат лаек булды. Иртәнге линейкада физкультура укытучыбыз Фасил Әбелкасыймович җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.


21.01.2011 Татар теле укытучыларыбыз Җәләлова Нәҗибә Зөфәровна, Сәхбетдинова Гөлсинә Зәкаровна һәм китапханәчебез Хаҗиева Рәсинур Шәйхинуровна балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗановка багышланган әдәби кичә уздырдылар.


29.12.2010. Бүген мәктәп күләмендә "Яңа ел яки Ала карга хәйләсе" исемле тамаша булды. Яңа ел бәйрәмебезгә якташ язучы, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Фоат Садриев белән  авылдашыбыз "Мөслим" инженерлык челтәрләре директоры Рәшит Кирамов та кунакка килгәннәр иде. Алар уку алдынгыларына бүләкләрен тапшырдылар. Ә укучылар кунакларга кызыклы сораулар әзерләп куйганнар иде. Яңа ел бәйрәме бик күркәм булды. Бу бәйрәм күңелләрдә озак сакланыр әле.


23.12.2010.  Кыш килү белән бөтен җирне ап-ак кар каплады. Әлбәттә, балалар чана–чаңгыларын алып тауга киттеләр. Ә менә тимераяклары булганнар мәктәп  яны спорт мәйданчыгында ясалган шугалакта шау-гөр киләләр. Моның өчен алар эшне оештырган мәктәп директоры Г.З. Сәхбетдиновага һәм шугалакны ясауга җитәкчелек иткән  физкультура укытучысы Ф.А. Арслановка бик зур рәхмәтле.

        Бәйрәм һәм каникул көннәрендә куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен аңлату буенча һәр класста ата-аналар җыелышлары уздырыла.

        1,3 нче сыйныф җитәкчесе Хәсәнова Миләүшә Кәшбетдин кызы әти-әниләрне чакырып, “ Кышын кошларга ничек ярдәм итәргә?” дигән тема астында мастер-класс күрсәтте. Анда алар кошларга җимлек ясарга, кошларны тавышларына, хәрәкәтләренә карап танырга өйрәнделәр.


23.12.2010.  Вәрәшбаш мәктәбендә Яңа ел бәйрәменә зур әзерлек бара. Укучылар чыршы янында булачак тамашага әзерләнү белән беррәттән кар сыннары да ясыйлар. Мәктәп алдында чын әкият дөньясы пәйда булды.


15 нче ноябрь Мәктәбебезгә кунаклар килде. Композитор, автор-башкаручы Илдар Нурлы белән артист Азат абыйлар укучылар һәм укытучылар каршында бик матур  чыгыш ясадылар. Илдар Нурлының искиткеч матур тавыш белән берничә телдә җырлавы, уен кораллары белән таныштырып уйнап күрсәтүе тамашачылар күңеленә бик хуш килде. Ә клоун үзенең фокуслары белән шаккаттырды. Укучылар да, укытучылар да кунакларга кушылып җырладылар, уйнадылар, рәхәтләнеп ял иттеләр.


10 нчы ноябрь  Мәктәпнең "Ләйсән" бию коллективы Тойгелде коррекция мәктәбендә чыгыш ясап кайтты. Биюче кызлар үзләре яратып башкара торган "Шәл" , "Диңгезчеләр", "Русская деревня", "Джайв" биюләрен тәкъдим иттеләр, җитәкчеләре Яхина Л.Р.да татар, рус, чегән биюләрен башкарды. Мәктәп укучылары Тойгелде коррекция мәктәбе балаларына үзләре җыйган китаплардан күчтәнәч тә җибәрделәр. Очрашу бик күңелле узды, Тойгелде балалары безнең чыгышны бик җылы кабул иттеләр, һәр биюне алкышларга күмделәр. Безнең күңелләрдә дә бу очрашу озак сакланыр.


            3 нче ноябрь. Бу көнне мәктәп укучыларын авыл мәдрәсәсенең ачык ишекләре каршы алды. Мәдрәсәбезнең хуҗабикәсе, авылыбыз абыстае, ветеран укытучы Низамиева Тәзкирә апаның “Кушаматлар тарихы” китабын тәкъдир итү кичәсе узды монда. Тәзкирә апа Вәрәшбаш авылы тарихын барлап язып баручы авылдашыбызның берсе. “Кушаматлар тарихы” китабын ул үзе компьютерда басып чыгарды. Кичәдә балалар шул китаптан өзекләр укыдылар, кайбер өзекләрне сәхнәләштереп тә күрсәттеләр. Китапның геройлары да катнашты бу чарада, алар авылыбыз тарихынна гыйбрәтле хәлләр сөйләделәр, яшьлек хәтирәләрен яңарттылар. Ә без, китапны укучылар, Тәзкирә апаның хезмәте алдында баш иябез һәм олы рәхмәтебезне җиткерәбез.


           3 нче ноябрь. Бу көнне районыбызның барлык мәктәпләрендә “Батырлык дәресләре” үтте. Безнең мәктәптә дә әлеге тема буенча Ләйсән Равилевна класс сәгате үткәрде. Дәрестә укытучы Бөек Октябрь революциясе, Бердәмлек көннәренең тарихы белән таныштырды. Илебез кичергән авыр сугыш еллары турында сөйләде. Класс сәгатенә әзерләнгән презентация укучыларга ул елларны  күз алдыннан үткәрергә ярдәм итте.


          2 нче ноябрь. Мәктәп китапханәчәсе Расинур Шәйхинуровна Шәүкәт Галиев иҗатына багышланган кичә үткәрде. Укучылар балалар шагыйренең иҗаты белән, шигырьләре белән таныштылар. Ш.Галиевның кызыклы табышмакларына, викторина сорауларына җавап эзләделәр.


26 нчы октябрь Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Яхина Л.Р. 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен “Начар гадәтләрне кисәтү” темасына класс сәгате үткәрде. Бу тәрбияви чарада укытучы тәмәке, алкоголь, наркотикларның зыяны турында сөйләде, укучылар әңгәмәдә актив катнаштылар, үз фикерләрен әйттеләр.


26 нчы октябрь көнне мәктәптә “ Балаларны начар гадәтләрдән саклау” дигән тема астында ата-аналар җыелышы булды. 1, 3 нче сыйныф җитәкчесе М.К.Хәсәнова әти-әниләр өчен “Явыз тылсымчылар – тәмәке һәм алкоголь” темасына презентация күрсәтте. Әти-әниләр белән бүгенге көн кадагына сугучы проблемалар турында сөйләштеләр һәм фикер алыштылар.


15 нче октябрьдән мәктәптә эчке контроль планы нигезендә 1 нче  сыйныфта  укучы  балаларның мәктәпкә әзерлек  дәрәҗәсен  һәм  мәктәпкә  ияләшүен  ачыклау  буенча  тематик  тикшерү  башланды. Тикшерүнең  максаты: 1 нче  сыйныф  укучыларының  белем  һәм  күнекмәләрен  бәяләү,  тәрбиялелек  дәрәҗәсен  ачыклау, укытучының  методик  алымнарын  күзәтү. Тикшерү барышында укучыларның белем алуга омтылышлары зур икәне һәм мәктәпкә теләп йөрүләре ачыкланды. Укытучылары М.К.Хәсәнова дәресләрне бик кызыклы һәм укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры китереп методик яктан дөрес итеп оештыра белә. Дәресләрдә компьютер технологиясе киң кулланыла һәм интернет ресурслар уңышлы файдаланыла.


Мәктәптә эчке контроль планы нигезендә 2010 нчы елның 27 нче сентябреннән 12 нче октябрьгә кадәр 5 сыйныф укучыларының яңа уку шартларына ( урта звенода белем алу) ияләшү процессын өйрәнү максатыннан тематик тикшерү уздырылды.

5 нче  сыйныфта  барлыгы   5  укучы  укый: кызлар – 3, малайлар - 2. Дүрт укучы  башлангыч  белемне  Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы Хәсәнова М.К. классында, бер укучы Краснояр башлангыч мәктәбендә Вәлиева Л.Р. классында  алганнар. Гомумән алганда, класс коллектив  булып  тупланган, адаптация  чорын  уңышлы  гына  үттеләр. Укучылар дәрестә яңа материалны үзләштерәләр. Бу сыйныфта белем бирүче укытучыларның дәрестә өйрәнелгән һәр яңа материалны алда үтелгән материал белән бәйләп алып баруы, укытуда яңа технологик алымнар - компьютер куллану, интернеттан уңышлы файдалану (бу бигрәк тә инглиз теле укытучысы Л.Р.Яхина дәресләрендә күренә) белем һәм тәрбия бирүдә уңай нәтиҗәләргә китерә.

Балалар төпле белемне башлангыч сыйныфта ук тиешле дәрәҗәдә үзләштереп барганнар. Дәресләргә әзерлекле йөриләр, бар нәрсәне дә кирәк дип кабул итәләр, дәрес материалын тиешенчә сеңдереп баралар. Дәрестә өстәмә сораулар биреп белемнәрен киңәйтү өстендә эшлиләр. Алда аларга һәм укытучыларга уңышлар телибез!

Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары М.К.Хәсәнова


Мәктәптә сыйныф почмакларына игълан ителгән конкурска йомгак ясалды. Нәтиҗәдә барлык сыйныфлар да үзенчәлекле һәм матур итеп сыйныф почмакларын ясаганнар. Кайсысын гына карасаң да, барысы да беренче урын бирерлек иде. Жюри әгъзалары бик озак фикер алышканнан соң, урыннарны ноинацияләргә бүлеп бирделәр.

“Иң әкияти сыйныф почмагы” – 2, 4 нче сыйныфлар.

“Иң  гади һәм оригиналь сыйныф почмагы” – 9 нчы сыйныф

“Иң иҗади сыйныф почмагы” – 6 нчы сыйныф


4 нче октябрь  Хөрмәтле коллегалар! Сезне чын күңелдән Укытучылар көне белән тәбрик итәбез!  Һәрберегезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, тыныч, имин тормыш  насыйп булсын. Эшегездә иҗади уңышлар, яңа үрләр яулавыгызны теләп калабыз!


1 нче октябрь   1 нче октябрь-  Халыкара өлкәннәр көне. Мәктәп коллективы бу көнне авылның барлык өлкәннәрен мәктәпкә чакырды.  “Сез иң гүзәл кеше икәнсез!” темасына  ветеран укытучы Тәзкирә Газетдиновна белән очрашу узды. Вәрәшбаш мәктәбендә 40 елга якын белем һәм тәрбия биргән, РСФСР мәктәпләренең атказанган укытучысы булган, хәзер инде авылда дин эшләре белән шөгыльләнгән шәхес белән очрашу күңелләрдә әле озак сакланыр. Укучылар әзерләгән концерт белән котлаулар үрелеп барды. Очрашуга яраткан укытучыларын котларга 1991 нче чыгырылыш укучылары да килгән иде. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.         

        


 30 нчы сентябрь  Мәктәптә ата-аналар университеты үтте. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Яхина Л.Р аны традицион булмаган формада оештырды. “Бер –беребезне аңларга өйрәнәбез” темасына ул ата-аналар һәм укучылар белән берлектә тренинг үткәрде. Максаты: ата-аналарның тәрбия өлкәсендәге компетентлыгын үстерү, балалар белән аралашырга өйрәтү.   

 Балаларның һәм әти-әниләренең эчкерсез аралашуы нәтиҗәсендә, залда бик җылы атмосфера туды. Бу көнне һәр ике яктан да иң матур сүзләр әйтелде, бүләкләр бирелде, күңелле уеннар үткәрелде. Ахырда шәм яктысында һәрберсе бер-берсенә рәхмәт әйтеп саубуллашты. Бәхетле мизгелләр күп булды бу көнне, шуңадыр да ата-аналар мондый очрашуларның  тагын кабатлануын көтеп калабыз, ә балалар “Безгә рәхәт булды!”, дип таралыштылар.


23 сентябрь 5 нче сыйныф укучысы Шәйхетдинов Раил Казан шәһәрендә узган циркта булып кайтты.


    21 нче сентябрь Мәктәп укучылары өчен табигатькә экскурсия оештырылды. Физкультура укытучыбыз Арсланов Ф.Ә. укучылар һәм укытучылар белән спорт уеннары, ярышлар уздырды.


    Сентябрь  аенда  мәктәптә хокук белеме айлыгы узды. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Яхина Л.Р. “Балаларның хокукларын яклау турындагы конвенция” белән класс сәгатендә 1-9 класс укучыларын таныштырды.

      Шул ук айлык кысаларында мәктәп күләмендә “Балалар күзлегеннән дөнья” исемле рәсем конкурсы,  “Балалар  йортына бүләгем” акциясе (Тойгелде коррекция мәктәбендә тәрбияләнүче балаларга китап җыю”) узды.

    23 нче сентябрьдә җәмгыять белеме укытучысы Зарипова Р.Г. “Парламент дәресе” үткәрде.


16 сентябрь      Мәктәп бакчасында бәрәңге уңышы җыеп алынды.


9 сентябрь Мәктәпнең яшь физкультура укытучысы  Арсланов Ф.Ә. балалар белән “Безопасное колесо” исемле уен-ярыш үткәрде. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәүне таләп итә торган бу уенда мәктәп укучылары биш командага бүленеп ярыштылар. Уенда велосипедта барлык таләпләрне дөрес үтәп килгән, медицина сорауларына, юл йөрү кагыйдәләре буенча сорауларга иң дөрес җавапларны биргән команда җиңеп чыкты.Аларга истәлек бүләкләре тапшырылды.


7 сентябрь  “Бала хокукларын яклау турындагы конвенция” темасына ачык класс сәгате үтте. Презентация, әңгәмә ярдәмендә тәрбия эше буенча директор урынбасары Яхина Л.Р. укучыларга бу документның эчтәлеген аңлатты.


3.09.2010   Бүген мәктәп коллективы авылыбыз мәдрәсәсендә ифтар мәҗлесе үткәрде.


1.09.2010    Бүген мәктәбебездә "Белем бәйрәме булды". Бәйрәмдә "Мөслим инженерлык челтәре җәмгыяте" директоры Рәшит Кирамов һәм җаваплылыгы чикләнгән "Юлчы" җәмгыяте директоры Расыйх Хәлилов чакырылган иде. Алар ветеран укытучыларга үзләре алып килгән бүләкләрен тапшырдылар, укучыларны һәм мәктәп коллективын яңа уку елы башлану уңаеннан кайнар котладылар. Мәктәбебезнең  бу уку елында куанычы бар -  узган уку елына караганда 4 укучыга күбрәк. Быел биредә 31 балага белем бирәчәкләр. Бәйрәмнең тагын бер үзенчәлекле ягы булды: укучылар, үз укытучыларының портретларын ясап, "иҗат җимешләрен" тәкъдир иттеләр.


10.08.2010   Бүген мәктәпне кабул итәргә комиссия килә. Аларны түземсезлек белән котеп торабыз.


1.08.2010  Бүгеннән башлап барлык укытучылар һәм техник хезмәткәрләр мәктәпне яңа уку елына әзерләү өстендә эшлиләр: сыйныф бүлмәләре, коридорлар, бакчалар, ишек аллары чистартылды, тәрәзәләргә челтәрләр эленде.


15.05.2010                                                 Вәрәшбаш мәктәбендә - “Соңгы герой”

15 нче май Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә бик кызыклы вакыйга булды. Мөслимнең “Нептун” йөзү бассейны директоры Алмаз Дәүләтшин укучылар өчен “Соңгы герой” уенын үткәрде. Әлеге чара авылыбызның иң матур почмагы булган “Бүрәтау” чокыры янында булды. Мәктәптә белем һәм тәрбия алучы 29 укучы ике командага бүленеп, төрле кызыклы уеннар уйнадылар. Уенның тәртибе буенча һәр командадан бер уенчы чыга барды. Командаларда алтышар уенчы калганнан соң, һәр катнашучы үзе өчен уйный башлады. Ниһаять, 8 нче сыйныф укучысы Ганиева Эльвира белән 6 нчы сыйныф укучысы Миргаләүова Рушания көч сынашты һәм җиңүче – “Соңгы герой” булып, Миргаләүва Рушания калды. Аңа тантаналы рәвештә бассейн исеменнән әзерләнгән чәй сервисы тапшырылды.

 Безнең мәктәп укучыларын хөрмәтләп, шундый күңелле итеп уен оештырганы өчен Алмаз Дәүләтшинга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Аңа эшендә гел уңышлар юлдаш булуын, гаиләсендә татулык һәм һәрвакыт сәламәт һәм бәхетле яшәвен телибез!

Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары М.К.Хәсәнова

 


8.05.2010

   Бөек Ватан сугышының 65 еллыгына багышланган бәйрәм митингы авыл уртасында урнашкан һәйкәл янында авылыбызның сугыш һәм тыл ветераннарын җыйды. Аларны котлап мәктәп укучылары да чыгыш ясады. Балаларның шигырьләрен, биюләрен, җырларын бик яратып тыңладылар өлкәннәр. Чыгыш һәйкәл янына венок салу белән тәмамланды. Ветераннарыбыз сүз алды. Алар балаларга сугышның дәһшәтле елларын, сугыш китергән авырлыкларны сөйләделәр, яу кырында ятып калган дусларын искә алдылар.


7.05.10

     1 нче класслар өчен "Саубул, әлифба!" бәйрәме үткәрелде. Укытучылар, укучылар, әти-әниләр чакырылган бәйрәмдә укучылар әдәби-музыкаль чыгышларын тәкъдим иттеләр. Сыйныф җитәкчеләре  Гайсина Фәния Бәдгетдиновна 1 нче сыйныфларга грамоталар тапшырды. Бәйрәм Мөслимдә дәвам итте. Җиңү паркы белән танышкач, укучылар "Колос" кинотеатрында булдылар.


30.04.2010. 7-8 нче сыйныф укучылары укытучылар һәм техник хезмәткәрләр белән берлектә юл буендагы баганаларны агартырга чыктылар.


16.04.10  Бүген район мәгариф бүлегендә мәктәпнең өч еллык укыту - тәрбия эшчәнлеген тәкъдим итү була.


12.04.10  Бу атнада экология айлыгы башланып китте. Айлыйкта үткәреләчәк чаралар:

    1. Конкурслар: "Иң матур рәсем", "Фотография", "Шигырь", "Хикәя", "Табышмак", "Кроссворд"

    2. Күңелле КВН "Табигать ул - мин, син, без"

    3. Тәрбия сәгате "Хайваннардан үрнәк ал, кеше!"

    4."Җир, су, һава, тереклек" Шигырь, җыр, табышмак, мәкаль, кызыклы язмалар бәйгесе.

    5. Мәктәп кече экологик конференциясе "Авыл халкы файдалана торган суларны комплекслы тикшерү нәтиҗәләре"

    6. Фенологик күзәтүләр.


8.04.10   5-7 класслар өчен Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган “Бөек җиңү- бөек геройлар” темасына ачык класс сәгате үтте. Класс сәгатендә укучылар герой пионерлар, герой шәһәрләр турында фикер алыштылар, яңа белемнәр алдылар.Класс сәгатен Яхина Ләйсән Равилевна үткәрде .


18.03.10 “Солдат хатлары нәрсә сөйли?” темасына үткән класс сәгатенә армия сафларында хезмәт итүче Хаҗиев Нәфиснең әнисе Хаҗиева Расинур кунак итеп чакырылган иде. Өч улын да армия хезмәтенә озаткан ана ул. Улларының фотосурәтләрен, хатларын, видеоязмаларын, хәтта солдат формаларын да алып килгән иде Расинур апа. Класс сәгатендә ул балаларга армия хезмәтенең изге бурыч икәнен, үзенең уллары белән горурлануын җиткерде.


17.03.10 Районда Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган смотр концертлары конкурсы бара. Безнең авыл җирлегендә дә зур әзерлек белән үтте концерт. Мәктәп коллективы тулысынча катнашып, кызлар, егетләр вокал ансамблендә, гаилә ансамблендә, биюдә, хорда чыгыш ясадылар. Укучы кызлар  “Солдат биюе”ндә катнаштылар.


12.03.10 “Күңелле стартлар”.

    Бәйрәмгә әти-әниләрне чакырып спорт уеннары уйнадык. “Әниләр һәм кызлар”, “Әтиләр һәм малайлар”, “Гаиләләр” командаларына бүленеп кызыклы уеннар оештырылды, бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Бәйрәмне тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Яхина Ләйсән алып барды.


10.03.10 Укытучылар коллективы “Ләззәт” кафесында 8 март уңаеннан бәйрәм оештырдылар. “Нептун” бассейны да аларны шушы көнне кабул итте. Бассейнда эшләүче авылдашларыбыз җитәкче Дәүләтшин Алмазга, тренерлар Сәхбетдинов Рунарга, Ситдикова Айгөлгә рәхмәтебезне белдерәбез.


6.03.10  “8 март- яз бәйрәме”. Бәйрәм уңаеннан кызларга укучы малайлар, малайларга кызлар  бүләкләр әзерләгәннәр. Котлау сүзләреннән соң укучылар белән уеннар оештырылды. Бәйрәмне тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Яхина Ләйсән алып барды.


2 ФЕВРАЛЬ

Бүген мәктәп буенча Президент сайлаулары үтәчәге игълан ителде. Иртәгә кандидатлар билгеләнәчәк һәм һәр кандидат үзенең программасын әзерли башлый. Сайлаулар көне-8 февраль.

Татар теле укытучысы Җәләлова Нәҗибә һәм китапханәче Хаҗиева Расинур Н.Акмаловның “Үз урамым ” китабы буенча китап укучылар конференциясе үткәрделәр.


27 НЧЕ ГЫЙНВАР

 Мөслим мәдәният йортында “Йолдызлык-2010” талантлы балалар фестиваленең  сайлап алу турында “Ләйсән” бию коллективы “Русская деревня” һәм “Диңгезчеләр” биюе белән чыгыш ясады һәм фестивальнең гала конөертында чыгыш ясау хокукын алды.


19 НЧЫ ГЫЙНВАР

Иске Вәрәш авылында “Йолдызлык-2010” талантлы балалар фестиваленең  1 турында “Ләйсән” бию коллективы ике бию белән чыгыш ясады һәм алдагы турга үтте.


19 гыйнвар

     Вәрәшбаш мәктәбендә укучылар белән фәнни- тикшерүне эшләре һәрдаим оештырыла. Биология укытучысы Г.М. Хабибуллинаның  “Яшь эколог” дигән авторлык программасы Республика буенча 1 урын алды һәм 1 дәрәҗәдәге Диплом белән бүләкләнде.

 


15 нче январь.

2009-2010 нчы уку елында

 аттестация үтүче укытучылар исемлеге

 

Ф.И.О.

Фән

Соралучы категория

1.

Хәбибуллина Гөлфинә Мирзагабдерахман кызы

 

Биология

Югары

Раслау

2.

Сәхбетдинова Гөлсинә Зәкәрия кызы

Татар теле һәм әдәбияты

Югары

Раслау

3.

Җәләлова Нәҗибә Зөфәр кызы

Татар теле һәм әдәбияты

I категория

Раслау

4.

Гайсина Фәния Бәдгетдин кызы

Башлангыч сыйныф

I категория

Раслау

5.

Яхина Ләйсән Яхина

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

I категория

Раслау

 

Югарыда санап кителгән укытучыларны аттестацияләрен уңышлы узулары белән чын күңелдән котлыйбыз. Аларга эшләрендә уңышлар, гаиләләрендә татулык, сәламәтлек телибез.

Мәктәп администрациясе исеменнән укыту-тәрбия

эшләре буенча директор урынбасары М.К.Хәсәнова


30 нчы декабрь

Бу көнне мәктәбебездә Яңа ел бәйрәме булып узды. Бәйрәм М.К.Хәсәнова белән Г.М. Хәбибуллиналар  төзегән сценарий буенча барды.Бәйрәмгә мәктәпнең барлык укучылары да катнашты. Бәйрәм бик күңелле узды.


18  декабрь  көнне башлангыч сыйныф укытучыларның район семинары үтте.

         Ул “Башлангыч сыйныфта А.Яхин методикасы буенча әдәби уку дәресләрен үткәрү” дигән темага багышланган иде. Башлангыч сыйныф укытучылары Ф.Б. Гайсина белән М.К. Хәсәновалар ачык дәресләр һәм сыйныфтан тыш чара күрсәттеләр.  Районнын башлангыч сыйныф укытучылары тарафыннан югары бәя бирелде.


30.11.-05.12.2009

  1 декабря – СПИД темасына сыйныф сәгатьләре уздырылды

  2. Атна буе калдырылган дәресләр укытылды, атна дәвамында укучылар тәртипле булдылар.

3. Безнең мәктәпне тәмамлаган, лицейның 10 нчы сыйныфында укучы Габдулхаев М. химия олимпиадасыннан – 1 урын, экологиядән – 2 урын яулады. Без аның уңышлары белән горурланабыз!


28.11.2009.

Клубта Корбан ашы булды. Ак яулыклы әбиләребез, аксакал бабаларыбыз җыелышып Сәхипҗан хәзрәтнең вәгазьләрен   тыңладылар. Корбан ашы белән сыйландылар.


27.11.2009.

Мөселман дөньясында Корбан бәйрәме билгеләп үтелде. Барыбыз да бу көнне өйләребездә коймак белән чәй эчтек.


26.11.2009.

Мәктәбебез укучылары Мөслим лицеенда “Сәламәтлек театры” дигән темага чыгыш ясап, 8 мәктәп арасында 5 нче урынны алып кайттылар.


25.11.2009.

Ата-аналар җыелышы булды. Башлангыч сыйныф укытучысы Гайсина Фәния Бәдгетдиновна “Гаилдә ата роле” дигән доклад белән чыгыш ясады. Укыту-тәрбия эшләре буенча завуч Хәсәнова Миләүшә Кәшбетдин кызы әти-әниләрне 1 нче чирек йогаклары белән таныштырды. Шулай ук калдырган дәресләр турында да отчет бирде. Әти-әниләргә балаларына карата игътибарлы булуларын сорады.


24.11.2009.

Биология укытучысы Гөлфинә Мирзаевна мәктәп күләмендә “Тырышкан табар, ташка кадак кагар” дигән сыйныф сәгате уздырды. Анда ул мәктәбебездә укып чыккан Габделхәев Мөхәммәтнең Республика күләмендә оештырылган “Авылның 100 талантлы баласы” акциясенә катнашуы һәм 12 000 сумлык премиягә лаек булуы турында сөйләде. Балаларны Мөхәммәттән үрнәк алырга өндәде.


23.11.2009.

Вәрәшбаш авыл җирлегенең “Авыл гражданнары” җыены булды. Бөтен укытучылар, тех. хезмәткәрләр дә Иске Вәрәш авылы клубында җыелышта булдылар.


16.11.2009.

Республикада грипп эпидемиясе котыру сәбәпле район мәктәпләрендә карантин игълан ителде. Ләкин безнең мәктәптә авыручылар саны 20% тан артмады. Укучылар көзге каникулдан укырга дип килделәр.


4 нче ноябрь  Бердәмлек көне безнең мәктәптә дә билгеләп үтелде.  Балаларга  бу бәйрәм көненең тарихы  турында сөйләдек. Бу чорның атаклы шәхесләре Пожарский һәм Минин белән таныштырылды. Аларның портретлары,  байраклары, сугыш коралларының рәсемнәре укучылар игътибарына тәкъдим ителде.


28.10.09. Мәктәп күләмендә "Парламент сәгате" узды. Бу чарага авыл җирлеге башлыгы һәм җирле үзидарә депутатлары килгәннәр иде. Очрашу вакытында  авыл җирлеге башлыгы Мәүлиева Ф.Н. чыгыш ясады. Ул   районыбыз депутатларының эшчәнлеге белән таныштырды һәм укучыларга үзенең теләкләрен  җиткерде. Соңыннан укучылар "Законнар кайда туалар?" дигән  видеоролик карадылар.


23.10.09.  "Көзге бал" бәйрәме узды. Алдан ук конкурслар игълан ителгән иде. Балалар бик оригиналь бизәлгән өстәлләр әзерләделәр. "Витаминлы салат" конкурсында  5 нче һәм 8 нче сыйныфлар җиңү яулады. "Туган ягыма көз килде" рәсем конкурсында Ганиева Эльвира һәм Мәрдәншина Алинәләргә тиңнәр булмады, ә Шәймөхәммәтов Динар 1 нче сыйныфта гына укыса да бу конкурска ике рәсем тәкъдим итте.

    Бәйрәм ярминкә белән башланды. Укучылар үзләре өйдә пешереп килгән тәм-томнар белән сату иттеләр. Ярминкә гөрләп торды.

    Көтеп алынган бәйрәм дә башланды. Һәр класс үзләренең әзерләгән номерларын күрсәттеләр. Монда бар да: шигырь дә, җыр да, бию дә булды. Алтынчы һәм сигезенче сыйныф егетләренең скетчлары кызык килеп чыкты.

    Бәйрәм әти-әниләр белән берлектә чәй табыны артында дәвам итте.


10.10.09.

    Беренче сыйныфта ике кыз Сәхәбетдинова Әлфинә һәм Скачкова Камилә һәм  бер малай Шәймөхәммәтов Динар укый. Сыйныф җитәкчеләре Фәния Бәдгетдиновна укучыларны үз канаты астына алды. Әле бер ай гына укуларына карамастан, мәктәпне бик тиз үз иттеләр. Дәресләрдә актив катнашалар. Өйдә дә әти-әниләре балаларының укулары белән кызыксынып торалар. Белем алуга бу егет һәм кызларның омтылышлары бик зур.


06.10.09.

    Мәктәптә үзидарә эшчәнлеге актив рәвештә эшли башлады. Һәр сыйныф класс почмакларын яңарттылар. Башлангыч сыйныфларга билгеләнгән вожатыйлар иртәнге якта кызыклы дәресләр уздыра башладылар.


08.10.09.

    Вәрәшбаш мәктәбендә укытучыларның профессиональ бәйрәмнәре бик кызыклы булды. Дәресләрдән соң укытучылар һәм техник хезмәткәрләр җыелып табигатькә чыктык. Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы кысаларын исәпкә алып, төрле кызыклы уеннар ”Үрдәк атышлы”, “Буяу сатышлы”, “Саңгырау телефон”лы уйнадык. Рәхәтләнеп ял иттек.


05.10.09.

    Өлкәннәр көне уңаеннан мәктәп күләмендә “Минем әбием, минем бабам” дип исемләнгән альбомнар конкурсы булды. Бигрәк тә 8 нче сыйныф укучылары ясаган альбом оригиналь итеп ясалган иде. Аларга 1 нче урын бирелде (Сыйныф җитәкчесе – Хәбибуллина Г.М.). 7 нче сыйныф укучылары төзегән альбомнар да игътибарга лаек булды. Алар икенче урынны яуладылар (Сыйныф җитәкчесе – Хәбибуллина Г.М.). Башлангыч сыйныф укучыларының альбомнары да үзенчәлекле иде. Алар 3 нче урынга лаек булды (Сыйныф җитәкчеләре- Гайсина Ф.Б.,  Хәсәнова М.К.).                                         


02.10.09.

Укытучылар көне уңаеннан республика күләмендә чыга торган “Кәеф ничек?” газетасында Миләүшә Хәсәнованың “Укытучым, кояшым!” дигән мәкаләсе басылып чыкты.


2 нче октябрь көнне мәктәптә өлкәннәр көне уңаеннан "Өлкәннәрнең сүзен тыңлыйк, кадер - хөрмәт күрсәтик" дигән темага багышланган кичә узды. Укучылар кичәгә үзләренең әбиләрен-бабайларын  чакырдылар, алар турында язган хикәяләрен укыдылар, концерт күрсәттеләр. Соңыннан кичә чәй өстәле артында тәмамланды. Укучылар ясаган альбомнар музейга тапшырылды.


21.09.2009 Үткән атнада 5 нче сыйныф укучылары мәктәптә кизү тордылар. Кизү тору нәтиҗәләре буенча ясаган отчетлары оригиналь һәм үзенчәлекле булды. Алар газетага "Керпе" дип исем кушканнар иде.

_____________________________________________________________________________________________

20.09.2009 Районда Бөтендөнья милләтләр кроссы булды. Анда безнең мәктәптән Габделхаков Илфат, Миргаләүова Рушания, Гизетдинов Раил, Ганиева Эльвиралар катнашып, яхшы гына нәтиҗәләргә ирешеп кайттылар.

_____________________________________________________________________________________________

17.09.2009 Район Яшьлек спорткомплексының футбол мәйданчыгы ачылу хөрмәтенә Татарстан Республикасы Дәүләт советының рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килде. Шул уңайдан Мөслимдә оештырылгын ярминкәдә безнең мәктәп тә катнашты.

_____________________________________________________________________________________________

14.09.2009 Рамазан ае уңаеннан мәктәп ашханәсендә Авыз ачтыру мәҗлесе узды. Анда авылның ак әбиләре, мәктәптә эшләп ялга чыккан апалар чакырылды.

_____________________________________________________________________________________________

9.09.2009 Бүген дәресләрдән соң Борһан чишмәсе буен чүп-чардан арындырдык.

_____________________________________________________________________________________________

7.09.2009 Бу көнне мәктәптә барлык коллектив белән бәрәңге уңышын җыеп, үзебезгә кыш ашарлык ризык тупладык.

______________________________________________________________________________________________

1.09.2009 Бүген мәктәптә Белем бәйрәме үтте. Бәйрәм театральләштерелгән сценарий буенча барды. Беренче сыйныфка ике кыз һәм бер малай керде. Аларны укытучы Гайсина Фәния үз канаты астына алды.    

_____________________________________________________________________________________________                                                                         

30.05.2009 Бүген 4 сыйныф укучылары өчен чыгарылыш кичәсе уздырылды. Соңыннан алар бәйрәмне "Нептун " бассейнында дәвам иттеләр.

                                                     


29.05.2009 Бүген мәктәп күләмендә "Велородео" ярышы уздырылды. Укучылар төрле конкурсларда катнаштылар. Башлангыч класслар арасында җиңүче булып Шәйхетдинов Раиль, зур класслар арасында - Гизетдинов Раиль, кызлар арасында - Ганиева Эльвира калды.

                                     


25.05.2009                                                   

              Бүген тугызынчы класслар өчен соңгы кыңгырау яңгырады.  Бу бәйрәмгә Кыңгырау кызы, хәтта Кыш бабай ролен ел дәвамында яхшы башкарганы өчен Темиров Темурны котларга дип, Кыш бабай да килгән иде. Бәйрәм сюрприз-номер , башлангыч сыйныф укучылары башкаруында "Зөһрә кыз биюе", белән бизәлде. Чыгарылыш класс укучылары космик корабльгә утырып, фәнни планеталарны яуларга очып киттеләр.

 

 


22.05.2009 Мәктәбебезнең яшь укытучылары Болгар шәһәренә экскурсиягә бардылар. Алар бик күп яңалыклар һәм уңай тәэсирләр белән кайттылар.

 


21.05.2009 Бүген мәктәп укучылары язгы табигатькә экскурсиягә чыктылар. "Веселые паровозики" уенында бик теләп катнаштылар. Соңыннан укытучылар да үзләренең көчләрен уенда сынап карадылар.

                                                        


8.05.2009 Җиңүнең 64 еллыгы уңаеннан митинг булып узды.

          


7.05.2009 1 нче сыйныфлар өчен "Әлифба " бәйрәме булды. Укучыларны "Беренче җиңү" белән котларга әти-әниләре дә килгән иде.

 

 

 


6.05.2009 Бүген мәктәп укучылары һәм укытучылар авыл яны юлындагы баганаларны агартырга чыктылар.

 

 

 

 

 


5.05.2009 Бүген тәрбия эшләре буенча директор урынбасары "Формула 101" исемле юл йөрү кагыйдәләренә багышланган машиналар ярышы уздырылды.

 

 

 

 


30.04.2009 Вәрәшбашта авыл җирлеге көне узды. Авыл көненә җыелучылар эшне китапханә, авыл клубы һәм мәктәп белән танышудан башладылар.


29.04.2009 Мәктәп педоештыручысы Камалетдинова Рәзилә Р. юл йөрү кагыйдәләренә багышланган "Хәерле юл!" исемле сыйныф сәгате уздырды. Укучылар юл йөрү кагыйдәләре, юл билгеләре, светофор һәм регулировщик сигналлары белән таныштылар.  


28.04.2009

Мәктәптәге барлык укучылар да мәктәп яны територриясен чистартырга чыктылар.

 

 

 

 

 


24. 04.2009 Театр түгәрәгенә йөрүче укучылар "Кот в сапогах " дигән спектакль куйдылар. Түгәрәк җитәкчесе- Камалетдинова Резеда Расиховна.


23. 04.2009

Бу көнне "Тукайны беләсеңме?" дигән темага брейн-ринг булды. Аны татар теле укытучысы Нәҗибә Зөфәр кызы алып барды. Брейн-рингта 6 класс укучысы Галиева Альмира Тукайны иң яхшы белүче итеп табылды.

 

 

 

 


18.04.2009

Бу көнне Яр Чаллы шәһәрендә "Белем җилкәннәре" X республика фестивале үтте. Анда төрле төбәкләрдән читтән торып үткәрелгән турны уңышлы үткән 220 бала катнашты. Фәннең төрле өлкәләре буенча эзләнү- тикшеренү бәйгесе буларак үтүче чарада туган якны өйрәнү секциясендә безнең мәктәпнең 9 класс укчысы Мөхәммәт Габделхәев (фәнни җитәкчесе Гөлсинә Сәхбетдинова) катнашты һәм III  дәрәҗә дипломга лаек булды.

 

  


16.04.09   “Минем гаиләм” дигән темага укучыларның инглиз телендә альбомнары күргәзмәсе  оештырылды.    


14.04.09   Бу көнне инглиз теле укытучысы Хабибуллина Гөлназ әзерләгән инглиз телендә «Джон һәм аның дуслары» дигән спектакль куелды.  


9.04.09    Иҗат иртәсе узды. Бу иртәдә укучыларүзләренең иҗат эшләре белән таныштырдылар.


 8.04.09  

   Мәктәптә "Зәкиҗан Закиров" исемендәге дружина сборы үтте. Сборда дружина эшчәнлеге буенча  педагог-оештыручы, Камалетдинова Р.Р., ясаган    презентация тәкъдим ителде. "СамАТ" отряды укучыларны мәктәптә белем алучы һәр укучы буйсынырга тиеш булган кануннар белән таныштырды.

 

  


7.04.2009.

Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан мәктәптә укучылар һәм укытучылар командасы белән ярыш уздырылды.

 

  


2.04.2009  “Без яшәгән Җир шары” дигән темага карата экологик бәйге узды.


    01.04.2009.     

 1 апрель көнне мәктәптә "Иң кызыклы костюм" конкурсы узды. Балалар ничек кенә киенеп килмәгән иде! Номинациядә җиңүче булып 6 класс укучысы Хаматдинова Фәридә табылды.

Бу көн төрле шаяртуларга бай булды: Казаннан доктор килеп, балаларның сәламәтлеген тикшерде; китәсе килмәгән Кыш бабай укучыларга бүләкләр таратып йөрде һ.б.

Кошлар көне уңаеннан "Кошлар-безнең дуслар" дигән темага кичә үтте.    


21.03.2009

Мәктәптә Нәүрүз бәйрәме узды. "Кыш"ны озатып, балалар уеннар уйнадылар, төрле ярмадан пешкән ботка ашадылар.Соңыннан тәмле коймак белән самавырда кайнаган чәй эчтеләр.

 

 

 

 

 


14.03.2009.

Спорт һәм сәламәт яшәү елы кысаларында  физкультура укытучысы Сәхбетдинов Рунар Заһир улы тарафыннан традицион “Аҗаган” уены оештырылды. Мәктәп укучылары 2 командага бүленеп, яшерелгән пакетны табып, үзләренә тиешле маршрутны билгеләделәр. Соңыннан спортзалда яңа һәм кызыклы уеннардан торган  “Күңелле стартлар” һәм волейбол ярышлары үтте. Оештырылган бәйгеләрдә укытучылар да актив катнашты.


7.03.2009

Мәктәп күләмендә “Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа!” дигән әниләргә һәм хатын-кызларга багышланган бәйрәм коцерты булды. Иң элек мәктәп директоры Сәхбетдинова Г.З. хөрмәтле әни-әбиләребезне бәйрәм белән котлады. Укучылар тарафыннан концерт номерлары күрсәтелде, әниләр төрле уеннарда катнашты, мәктәбебез егетләре кызларга бүләкләр тапшырды. Шулай ук  балалар, әниләрен бәйрәм белән котлап, бүләклзрен тапшырдылар. Соңыннан барыбыз да чәй табынына җыелдык.

  


28.02.2009.

Республика күләмендә Чаллы шәһәрендә үткән “Илһам” конкурсында 6 нчы сыйныф укучысы Хәсәнов Айваз һәм 7 нче сыйныф укучысы Ганиева Эльвира катнашты. Алар әдәби иҗат секциясе оештырган читтән торып эшләү турын уңышлы үтеп, 28 нче февраль көнне Чаллыда Балалар һәм яшьләр иҗат үзәгендә  бик яхшы чыгыш ясадылар, 3 нче дәрәҗәдәге дипломга һәм сертификатка ия булдылар. (Укытучылары – Сәхбетдинова Гөлсинә Зәкәрия кызы)

 

 


24.02.2009

“Туган як серләре” түгәрәге әгъзалары Вәрәшбаш авылы “Аккош” балалар бакчасына экскурсиягә бардылар. Анда кечкенәләр белән төрле уеннар уйнап, бакчаның “Авыл өе” музеенда кунакта булдылар. Җитәкчесе Хәсәнова М.К.


23.02.2009. – 28.02.2009.

Неделя русского языка. Учитель русского языка Камалетдинова Резеда Расиховна. 1. “В гостях у сказки” утренник – кукольный театр. 2. “А мы можем” – КВН. 3. Конкурс на кроссворды, ребусы, загадки. Выставка “Чистописание”

 

 

 


22.02.2009.

Мөслим районы авыллары мәчет-мәдрәсәләрендә дин гыйлемен өйрәнүче балалар арасында “Динеңне беләсеңме?” конкурсында Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбеннән 17 укучы катнашты. Ярышларда актив катнашканнары өчен Диплом белән бүләкләнделәр. Әлеге чара Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең спорт залында үтте.


21.02.2009.

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Спорт һәм сәламәт яшәү елы” кысаларында “Әтием һәм мин” дигән күңелле стартлар уены булды. Анда укучылардан һәм аларның әтиләреннән торган ике команда узара көч сынашты. Иң элек мәктәп спорт залында эстафета уеннары, канат тартышу, кул көрәше булды, аннан саф һавада чаңгы ярышлар узды, әтиләр уллары белән волейбол уйнады. Командалар мактау кәгазьләренә лаек булды. Кызлар ир-егетләргә бүләкләр тапшырдылар. Соңыннан әтиләргә чәй эчердек. Бәйрәм чарасы бик күңелле узды. Бәйрәмне Хәсәнова М.К. һәм Камалетдинова Резеда Р. әзерләде.


20.02.2009.

“Туган як серләре” түгәрәге әгъзалары 23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Батырлар исеме мәңгелек” һәйкәле янына экскурсиягә бардылар. Һәйкәл янын кардан чистарттылар. Җитәкчесе Хәсәнова М.К.


20.02.2009.

“Әфганстан – йөрәк ярасы” исеме белән Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне үткәрелде. Әфган сугышын чагылдырылган күренешләр белән компьютердан презентация күрсәтелде. Укучылар чыгышы тыңланды. Чараны тарих укытучысы Җәләлова Н. З. Һәм информатика укытучысы Камалетдинова Р.Р. әзерләде.


 

14.02.2009.

Инглиз теле укытучысы Хәбибуллина Гөлназ Фәрит кызы “Гашыйклар көне” уңаеннан мәктәп күләмендә мероприятие уздырды. Анда укучылар тарафыннан “Ангелы” (“Morandi- Angels”) дигән клип күрсәтелде. Бәйрәм ахырында укучылар үз куллары белән ясаган котлау открыткаларын укытучыларга бүләк иттеләр. Анда котлау сүзләре рус һәм инглиз телендә язылган иде.


 

6.02.2009

1 һәм 3 нче сыйныф укучылары Мөслим Матбугат үзәгендә. Аларга Ләйлә Ялалова “Авыл утлары” газетасын ничек ясалу тәртибен аңлата.

1 һәм 3 нче сыйныф укучылары Мөслимнең “Туган як” музеенда экскурсиягә бардылар.

Шул ук көнне алар шугалакта да булдылар. Спорт комплексы директоры Илдар абыйлары Мадияров аларны туйганчы тимераякта шудырды.

 

 


3.02.2009

1 һәм 3 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре М.К.Хәсәнова белән Мөслимнең “Нептун” бассейнына экскурсиягә бардылар. Анда балалар 1 сәгать дәвамында туйганчы суда чупылдадылар, йөзделәр. Тренер Ситдикова Айгөл апалары аларга йөзәргә өйрәтү ысулларын аңлатты, медсестра Ханова Чулпан шәхси чисталык турында сөйләде. Әлеге чара балаларга ошады, алар канәгать калып, өйләргә таралдылар.


31.01.2009

Мөслим телевидениесеннән “Яшел бишегем– Вәрәшбаш” тапшыруы булды. Анда мәктәп директоры Г.З.Сәхбетдинова һәм укучыларның чыгышы күрсәтелде.


29 01.2009

9 сыйныф җитәкчесе Н.З.Җәләлова мәктәп күләмендә"Кыз әдәпләре" дигән сыйныф сәгате уздырды.

Р.Р.Камалетдинова мәктәп күләмендә "Малайлар әдәпләре" дигән сыйныф сәгате уздырды.

 


28 01.2009

Безнең мәктәптә шашка ярышлары узды. Мәктәп буенча I урынны Габделхәев Мөхәммәт (9 кл.), II урынны Хафизов Рунар (7 кл.), III урынны Гыйздуллин Айнур (8 кл.) яулады.

 

 

 


27 01.2009

- 5 сыйныф укучыларын варислыкка алу җыены булды. Пед. оештыручы - Камалетдинова Рәзилә.

- Мәктәптә ата-аналар университеты булды. Анда "Яшь театр" түгәрәге әгъзалары Ш.Перроның "Кот в сапогах" әкиятен рус телендә сәхнәләштерделәр. Түгәрәк җитәкчесе - Камалетдинова Резеда.

- "Яшь эколог" түгәрәге әгъзалары "Киләчәк безнең кулда" исемле экологик иртә күрсәттеләр. Түгәрәк җитәкчесе - Г.М.Хәбибуллина.


22 01.2009

"Туган як серләре" түгәрәге әгъзалары "Минем нәсел шәҗәрәм" дигән иртә күрсәттеләр. Җитәкчесе - М.К.Хәсәнова.


21 01.2009

Тарих укытучысы Нәҗибә Җәләлова Риза Фәхретдинның тууына 150 ел уңаеннан әдәби иртә күрсәтте. Анда дикторлар чыгышы тыңланды.

Сайт управляется системой uCoz