Укучылар ижаты

Кайтыгыз,  кошлар!

  Кайтыгыз инде, кошлар,

  Сагындык үзегезне!

  Кайтырлар дип, зәңгәр күктән

  Алмыйбыз күзебезне.

  Каеннар көтә зарыгып,

  Зәңгәр яз көтә сезне.

  Үзегез дә очрашуны

  Көздән үк көтәсезме?

   Туган якның бизәге сез,

  Туган якның җаны сез.

  Туган якка сез кирәк,

  Онытмагыз аны сез!

   Ярый әле киткән чакта

  Бөтенләйгә китмисез.

  Яз быел да бигрәк гүзәл

  Тик сез генә җитмисез!

  Юнысова Регина, 3 сыйныф укучысы.

 

Яз.

Менә тагын  бу елны да

Зарыгып көткән  яз җитте.

Җир анабыз ак юрганнан

Инде ачылды, кипте.

 Урамнардан, аланнардан

Челтерәп ага  елга.

Шундый матур хозурлыклар

Була бер генә елга.

 Оя ясап каршы алыйк

Безнең дуслар – кошларны.

Яз башында кайта алар,

Матурлап бар дөньяны.

 Табигатьне матурлыйлар

Үсемлек, җәнлек, кошлар.

Сәламәтлек, ак бәхетләр

Телим мин сезгә, дуслар!

  Гыйздуллин Айнур, 8 сыйныф укучысы

 

Яз башы

Кышлар үтте, язлар җитте,

Гөрләвекләр агалар.

Язның җиткәнен сиздереп,

Кайтып җитте каргалар.

 Озакламый сайрый башлар

Сыерчыклар, тургайлар.

Каңгылдашып казлар кайтыр,

Алардан соң - торналар.

 Яз арты җәй башланыр,

Кояш та торыр көлеп.

Укулар беткәч, уйнарбыз,

Урамда шау-гөр килеп.

                  Сәхәбетдинова Алинә, 4 класс

   

  

                   

Сыерчыгым

Мине берәү тышка чакырды,

Дилүсме әллә шулай сызгырды?

Як – ягымда тик бер кеше юк,

Беркемнең дә миндә эше юк!

 Борылмакчы идем артыма,

Кемдер тагын миңа сызгыра.

Кем икән соң, шулай шаяртып,

Туктаттыра мине һәрвакыт?

 Бу Алинә мине күрми дип,

Гел туктамый берәү сызгыра.

Уйлап торгач, башны күтәрсәм,

Карасам мин агач башына- 

Сыерчыгым – дустым килгән бит!

Ул шатлыктан мине чакырган,

Мин күренми торгач, аптырап,

Каты итеп  шуңа сызгырган.

                  Мәрдәншина Алинә, 4 сыйныф укучысы.

 

Яз

Сагынып көткән яз җитте,

Кошлар әйләнеп кайтты.

Ямьле яз килү белән,

Бар дөнья нурга батты.

 Кошлар  сайрый яз килгәнгә,

Без дә язга шатланыйк.

Яз бит бер генә килә,

Уйнап һәм көлеп  калыйк.

 Гөрләвекләр ага шаулап,

Яз килгәнне белдереп.

Кояш та туры карый,

Безне җылытыйм диеп.

                      Гизетдинов Раил, 7 сыйныф укучысы.

 

 

 

 

 

Яз белән кыш көрәшә

Кышның китәсе килми,

Язга урынын бирми.

Тик барыбер яз җитәр,

Бөтен карны су итәр.

 Көндез гөрләвек ага -

Кичкә салкын кар ява.

Кояш барыбер чыгар,

Язгы матур таң туар.

                    Зиатдинов Булат, 7 сыйныф укучысы.

 

 

 

 

 

 

      

Яз

Мин яратам язын

Гөрләвекләр акканын,

Тезелеп кошлар кайтканын,

Умырзая чыкканын.

 Күңелләрем җилкенә

Су буенда йөргәндә,

Кәефләр күтәрелә,

Язгы җилләр искәндә.

 Бар җир йөзе җанлана

Кояшның җылысыннан.

Ччәчәкләр дә  уяна

Салкын кыш йокысыннан.

   Галиева Ильвина, 4 сыйныф укучысы.

 

 

Апрель

Ямьле яз килде,

Карлар эреде,

Зәңгәр күкләрдә

Кояш күренде.

 Туган ягына

Кайтты сыерчык.

Аның оясын

Үз иткән чыпчык.

 Чыпчыклар гадел -

Очып киттеләр,

Сыерчыкларга

Оя бирделәр.

 Сайрады шашып,

Шук сыерчыклар,

Төн җиткәч кенә,

Тынып калдылар.

             Сәхбетдинова Алсу, 9 сыйныф укучысы.

 

 

 Яз килә

                           Җиргә язлар килә,

                           Кояш шашып көлә.

                           Тулып  пешкән әнә бореләр,

                           Менә - менә күзен ачарлар  да,

                           Бар җиһанга сәлам бирерләр.

                                             ( Ш. Җиһангирова)

 

 Яз килә, табигать уяна, җанлана. Яз һәрбер кешенең дә иң яраткан ел фасылыдыр. Кышкы салкын, буранлы, карлы көннәрдән туеп, һәркем тизрәк яз җитүен, кояш җылытып,  карлар эрүен, агачлар яфрак яруын һәм, әлбәттә, кошлар килүен көтә.

    Карлар эри башлау, әле яз җитте дигән сүз түгел икәненә, без быел тагын бер тапкыр  инандык. Быел көннәр җылытып, карлар бик иртә эреп, юллардан гөрләвекләр йөгерә-йөгерә ага башладылар, әйтерсең лә, чынлап та, яз җитте. Мин яз  җитүгә бик тә сөендем, тик шатлануым озакка бармады шул. Икенче көнне, әйтерсең лә бернинди дә яз килмәгән, карлар эремәгән, гөрләвекләр йөгермәгән диярсең, бөтен җир ап-ак кар өемнәре белән тулган,  юллар боз белән капланган, янә кыш җиткән иде.

Көннәр үтә барды, ләкин кыш һаман бирешмәде. Язга ярдәмгә язның беренче хәбәрчеләре – кара каргалар да туган якларын сагынып кайттылар. Табигать, аларны гына көткән диярсең, янә җанланып китте, көннәр җылыта башлады. Бу - язның кышны җиңүе! Кешеләрнең күңелләре дә шатлык хисе белән тулды.

Тиздән карлар эреп бетәр, кошлар туган якларына әйләнеп кайтыр, ә агачлар яфрак ярыр, табигать уяныр. Яз кешеләргә һәм барлык җан иясенә бары тик бәхет, шатлыклар гына алып килсен. Хуш киләсең, яз!

               Габделхәев Мөхәммәт, 9 сыйныф укучысы.  

 

Өч куян

Яшәгән ди, булган ди өч  куян. Бервакыт алар өй төзергә булганнар. Ике куян эшкә керешкән, бүрәнәләр ташып  өйгәннәр, кадаклаганнар. Ә теге бер куян рәхәтләнеп кояшта кызынып, йоклап  ятканнар.

- Әй, куян тор, өйсез яшәү рәхәт түгел, кышын туңарсың бит, - дигәннәр аңа куяннар.

- Кайгырмагыз, миңа болай да рәхәт, - дип мактанган куян малае.

- Ярый, безгә үпкәләрлек булма, - дип ике куян эшләрен дәвам иткәннәр.

           Тырыша торгач, өй төзелеп беткән, ике куян анда яши башлаганнар. Бердән бер көнне көз килгән, көннәр суыта башлаган. Шулвакыт урманда ачка интегеп, бүреләр дә йөренә башлаганнар. Бер бүре килгән дә үкереп йөри икән, ике куян өйләренә кереп качканнар, ә өйсез куян куак арасына кереп киткән. Бүре өй эченә керә алмаган,  ә куак астындагы куянны тотып ашаган. Ике куян ялкау куянга берничек тә ярдәм итә алмаганнар, аны бик сагынганнар.

Ганиева Чулпан, 4 нче сыйныф

Минем Бетховен

Бетховен бар бездә дисәң,

Аптырап сорый халык.

Музыка мәктәбенә йөрисең?

Кем турында сөйлисең?

 

Гаиләбезнең дусты ул,

Тормышыбыз сакчысы

Бетховеннар арасында,

Безнең өчен иң яхшысы.

 

Дусларым һаман аңламый

Тел төбемне сизмиләр,

Шундый данлыклы исеме,

Этем барын белмиләр.

                                                             Галиева Альмира, 7 нче сыйныф.

 

 

Беренче укытучым

Бик тә яратам,

Фәния апабызны.

Ул да яратсын дисәгез,

Үпкәләтмәгез аны.

 

Һәр сүзен тыңлагыз!

Ул әни кебек  кеше.

Ул безгә гыйлем бирде,

Рәхмәт аңа шуның өчен.

                               Галиева Альмира, 7 нче сыйныф.

 

                Көз җитте

Җәйне көтеп аласың,

Тиз генә үтеп китә

Безне бер яшькә үстереп

Көзе дә килеп җитә. 

             Буш кул белән килми ул

             Эшләрен төяп килә.

             Бәрәңгесе чөгендере –

             Барыбызга да тия.

Тагын мәктәпкә барабыз. 

Яңа белемнәр алабыз.

Эшемдә дә, укуда да

Без чыныгу алабыз!

                                  Галиева И.И.  5 нче сыйныф.

 

 

 

 

 

 

 

  

 

  

 

 

 

  

 

 

 

Сайт управляется системой uCoz